Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионкасы Алинә Заһитованың социаль челтәрләрдә яңа фотоларын күреп, фанатлары пошаманга төшкән. Аңа “Бигрә-ә-ә-әк ябыгып киткәнсең бит”, дигәннәр. Чыннан да, соңгы вакытларда спортчы сизелерлек ябыккан шул.
Яңа фотоларда Алинә – куртка-косухада, кыска итәктә, үтә күренмәле колготкида, кара носкиларда һәм тупас табанлы ботинкада. Фотода Алинәнең нечкә аякларын күреп, фанатлары “диеталар белән артыгын кыланмый микән безнең кызыбыз?” дип борчылганнар һәм бер-ике килограмм булса да тулыланырга сораганнар.
“Бигрәк ябыгып киткән”, “нык үзгәргән, ябыккан”, “Алинка, нык ябыккансың, үзеңне формада тот”, “ашатырга кирәк, бахыркаемны, бигрәк ябык”, “сәламәтлегеңне сакла”, “ник үз өстеңдә шундый экспериментлар куярга инде” дигән комментарийләр калдырганнар.