Башкортстанның панкратион буенча (борынгы көрәш сәнгате төре) җыелма командасы төрле дәрәҗәдә 66 медаль яулады һәм Идел буе федераль округында гомумкоманда зачеты һәм беренчелегенә җиңү яулады. Спортчыларыбызның уңышлары белән БР спорт министры Руслан Хәбибов телеграм-каналдагы үзенең битендә бүлеште.
Егетләребезнең копилкасында барлыгы 24 алтын, 16 көмеш, 26 бронза медаль. Хәзер 66 спортчыбыз Русия беренчелегендә Башкортстан исеменнән чыгыш ясаячак.
Әлеге турнир Ырынбур шәһәрендә үткән. Ярышларда Идел буе федераль округыннан 400-дән артык спортчы катнашкан.
"Башинформ" буенча.