Барлык яңалыклар
Спорт
18 март , 15:58

Игезәк хоккейчылар

Илнар белән Илназ кайсы команда уенчылары?

Игезәк хоккейчылар
Игезәк хоккейчылар

                             

Илнар белән Илназ кайсы команда уенчылары?

 

Күптән түгел Күмертау шәһәрендә 2013-2014 елда туган уенчылар арасында «Алтын шайба» республика турниры үткәрелде. Анда Стәрлетамак, Салават, Күмертау, Кушнаренко, Чакмагыш спортчылары җитезлек һәм осталыкта сынау тотты.  Боз мәйданчыгындагы киеренке ярышта Чакмагыш районының “Ястребы” командасы иң югары биеклек – алтын кубокка ия булды. “Чаткылар”ны көтеп алучы һәм яратып укучыларны әлеге команда җиңүләренә үз өлешләрен керткән спортчылар белән таныштырып үтәсем килә.

  Илнар белән Илназ Хафизовлар – игезәкләр. 1санлы Чакмагыш урта мәктәбендә өченче сыйныфта укыйлар. Тырышлыклары, тәвәккәллекләре һәм кыюлыклары белән аерылып тора алар. Икесе дә математика, физкультура дәресләрен ярата. Китапханә юлына да “тузан” төшермиләр, бигрәк тә әкиятләр укырга яраталар. Өйләрендә дә тик тора белмиләр. “Апаларыбыз Элина, Азалия белән бергә бөтен эштә әнигә дә, әтигә дә ярдәм итәбез. Алар безне мактап кына тора”, – ди уңган малайлар.

  “Арена” боз шугалагына Илнар - дүрт, Илназ биш яшендә аяк баскан. Шул вакыттан башлап алар бер көнне дә калдырмыйча күнекмәләргә йөриләр.Тренерлары өйрәткәнне күңелләренә сеңдереп, бүген инде ышанычлы адымнар белән “Ястребы” командасында уйныйлар.

   –Минем баштан ук капкачы буласым килде, – ди Илнар. –Тренерларыбыз Азат Мәҗитов, Арсен Гайсин, Эльвир Фазылбәков безне хоккей уены  серләренә өйрәтә.

–-Мин – һөҗүмче. Күнекмәләрдә дә, ярышларда да бөтен тырышлыгымны салып уйныйм, –  дип сүзгә кушыла Илназ. – Тренерларыбыз тәлапчән, нык әйбәтләр. Алар үзләре дә спорт ярышларында катнашалар, без алардан үрнәк алабыз.

 Чакмагыш спортчылары Алабуга, Баулы, Туймазы, Нефтекама, Можга шәһәрләрендә үткәрелгән турнирлардан, иптәшләрчә очрашулардан призлы урынсыз кайтмаганнар. Башкалабыз Уфада Советлар Союзы Герое В. Г. Недошивин истәлегенә үткәрелгән бәйгедә катнашканнар. Боз мәйданчыгында көчле командалар белән киеренке ярышта “Иң яхшы уенчылар” булып танылучылар арасында  Илнар белән Илназ да бар.

   Игезәкләрнен әтисе Рөстәм себердә вахта ысулы белән эшли. Әниләре Гөлназ районыбызнын иҗтимагый-сәяси гәзите “Игенче”дә җаваплы хезмәткәр. Улларының спортның иң мавыктыргыч төре – хоккей белән шөгыльләнүләренә алар бик шат, уңышларына ихлас сөенәләр. “Балалар күңеленә ачкыч тапкан тренерларга бик рәхмәтлебез”, – ди Гөлназ.

  • Улларыбызның икесе дә үзләре теләп, яратып хоккейга йөриләр. Күз

тимәсен, мәктәптә тырышып укыйлар, яхшы билгеләргә генә өлгәшәләр. Кышкы каникулда “Районыбызның хоккей тарихы битләре” дип аталган эзләнү эшендә катнашып, икенче дәрәҗә дипломга лаек булдылар.

  “Сәламәтлек – күркәмлек”, - диләр. Халкыбызның фәһемле әйтеме спортны үз иткән балаларга тап килеп тора. Тәртипле, аралашучан, үзара тату, дус булулары белән аерылып тора алар. Күнекмәләр, уеннар барышында чыныккач, вирусларга һәм төрле авыруларга каршы торучанлыклары  көчле. Хоккей уены бергә уйнаган һәм шулай ук көндәш команда уенчыларына да ихтирамлы, әдәпле булырга өйрәтә. Балаларны спортка җәлеп итүче, аларны ярышларга әзерләп, җиңүләргә канатландыручы тренерлар һәм әти-әниләр булганда районыбызнын спорт дөньясы киләчәктә дә “гөр” килеп торыр әле.

“Үскәч Азат, Арсен, Эльвир абыйлар кебек тренер буласыбыз килә!” Соңгы соравыма Илнар белән Илназның җаваплары менә шундый булды. Шундый максат куйган хоккейчы малайларның хыяллары  чынга ашар дигән зур ышанычта калабыз.

Мөнирә Әнвәрова.

 Чакмагыш районы.

 

  

 

 

Игезәк хоккейчылар
Игезәк хоккейчылар
Игезәк хоккейчылар
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: