Барлык яңалыклар
Спорт
5 март , 12:17

"Ястребы" тагын җиңү белән кайтты!

Чакмагышның яшь хоккейчылары танышмы сезгә?

"Ястребы" тагын җиңү белән кайтты!
"Ястребы" тагын җиңү белән кайтты!

 Чакмагышның яшь хоккейчылары танышмы сезгә?

 

"Ястребы" яшь хоккейчылар командасы тагын җиңү яулады!  Бу хакта Чакмагыш районы хакимияте башлыгы “ВКонтакте” социаль челтәрендә язып чыкты.

“Безнең яшь хоккейчылар “Алтын алка” республика ярышы  финалында иң дәрәҗәле кубокка лаек булды. 2013-2014 елда туган уенчылар арасында чираттагы җиңү Чакмагыш үсмерләрендә.

Бу балалар кечкенәдән хоккей уйныйлар һәм инде команда белән кәшәкә сугада яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Кумертау шәһәрендә узган матчларда алар зур нәтиҗәле уен күрсәтеп, көчле командалар арасында иң көчлесе дәрәҗәсен яуладылар.

Яшь спортчыларны һәм аларның тренерлары: Мәҗитов Азат  Илшат улын һәм  Фазылбәков Эльвир Марсель улын бу олы җиңү белән колыйм. Яңадан-яңа җиңүләр яулавыгызны, бар яклап та уңышларга ирешүегезне телим.
Балалар, зур спортка илтер матур киләчәк булсын!” – дип язды Реканс Ямалиев.

Бу үсмерләргә 10 яшь!  Балалар гына, дияр идек, спорт аларны чын ир-егетләр ясый.

 Кадерле балалар, ныклы сәламәтлек һәм уңышлар телибез сезгә. Кадерле әти-әниләр, балаларыгызга дөрес тәрбия бирүегез, ярдәмегез һәм ныклы ышаныч тудыруыгыз мактауга лаек! Афәрин!  Алда да бар да имин булсын!

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: