Бүген, ягъни 2 мартта, Башкортстан Республикасының Рима Баталова исемендәге спортчылар әзерләү үзәгендә Төбәкара көрәш сәнгате форумы үтәчәк. Әлеге спорт форумы "Русия көрәш сәнгате союзы"ының БРдагы филиалы оештырган "Көрәш сәнгате марафоны" чикләрендә үтә.
Шимбә көнне спорт форумы наградалары өчен ушу, каратэ, грэпплинг, көрәш һ.б. спорт төрләре вәкилләре алышачак.
Чарада Урал һәм Идел буе федераль округларыннан 2 меңнән артык спортчы катнашачак.
"Көрәш сәнгате марафоны" Башкортстанда быел февраль башында башланды һәм ул 10 мартта тәмамланачак.
Чара тантаналы рәвештә 14.00 сәгатьтә ачыла. Керү - ирекле!