Барлык яңалыклар
Спорт
27 февраль , 16:40

Спорт барсы өчен дә кирәк!

   Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәламәтлекләре буенча чикләүгә ия булучыларга спорт белән шөгыльләнү өчен ярдәм итәргә кирәк дигән фикерне хуплады.

Спорт барсы өчен дә кирәк!
Спорт барсы өчен дә кирәк!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәламәтлекләре буенча чикләүгә ия булучыларга спорт белән шөгыльләнү өчен ярдәм итәргә кирәк дигән фикерне хуплады.

   БРның спорт министры Руслан Хәбибов БР хөкүмәтенең республика белән идарә итү үзәгендә үткән оператив киңәшмәсе вакытында сәламәтлекләре буенча чикләү булган кешеләргә һәм инвалид балаларга, дәүләт социаль заказ кысаларын киңәйтеп, спорт белән шөгыльләнү өчен түләү хакын кайтаруны тәкъдим итте.

   “Федераль үзәк безнең проектны иң яхшыларның берсе дип атады. Бүген безгә өлкән яшьтәгеләр йөри, алар ГТО нормативларын үтәп, ел дәвамында бушлай спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге ала. Бу категориягә сәламәтлекләре буенча чикләүләре булган кешеләр дә кертелсә, яхшы булыр иде”,- диде ведомство җитәкчесе.

   Радий Хәбиров тәкъдимне хуплады һәм өстәмә финанслау мөмкинлекләрен булдырырга күрсәтмә бирде.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: