Барлык яңалыклар
Спорт
19 февраль , 12:10

Яше дә, өлкәне дә чаңгыга басты

Илеш районы Югары Яркәй авылындагы ярыш 200 кешене җыйды.

Яше дә, өлкәне дә чаңгыга басты
Яше дә, өлкәне дә чаңгыга басты

Илеш районы Югары Яркәйдәге чаңгы трассасында “Лыжня России” Бөтенроссия чаңгы ярышы узды.

Илебездә әлеге ярыш 1982 елдан башлап, ел саен 40 елдан артык уздырыла, районда да әлеге спорт төре иң популяр булып, аның буенча ярыш үткәрү традициягә әйләнде.

Барлык катнашучыларны Илеш районы хакимиятенең яшьләр сәясәте, физик культура, спорт һәм туризм буенча комитет рәисе Иршат Фәсхиев һәм Әфган сугышы ветераны Рүзил Мәгъданов сәламләде, чаңгычыларга уңышлар теләде.

Ярыш тәҗрибәле спортчыларны һәм һәвәскәр чаңгычыларны, яшьләрне, балаларны һәм ветераннарны берләштерде. Чарада катнашучыларның һәм тамашачыларның гомум саны 200гә җитте.

Катнашучылар 8 яшь категориясе буенча бүленеп, 2 һәм 4 км дистанция араны үтте. Җиңүчеләр медаль һәм грамоталар белән бүләкләнде, һәркем уңай хис-кичерешләр, яхшы кәеф белән таралышты.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: