Барлык яңалыклар
Спорт
19 февраль , 10:41

Төп максат - спорт медицинасын үстерү

Соңгы өч елда Башкортстанда спортка акча бүлү өч тапкырга арткан.

Төп максат - спорт медицинасын үстерү
Төп максат - спорт медицинасын үстерү

 

Олимпиада уеннары призеры, спортның хатын-кызлар ирекле көрәшү буенча төре кураторы Валерия Коблова Башкортстан Республикасы Башлыгы каршында физик культура һәм спортны үстерү мәсьәләләре буенча совет киңәшмәсендә чыгыш ясады. “Бүген бу спорт төре республиканың 93 мәктәбендә бар, аның белән 10 мең бала шөгыльләнә”, - диде ул.

Республикада бадминтон спорт төре дә үсеш юлында. Русия бадминтон милли федерациясе гомумрусия спорт иҗтимагый оешмасы советы рәисе Андрей Антропов республика бадминтон җиһазлары сатып алырга 20 сертификат бүләк итте.

Киңәшмәнең төп темасы – республикада спорт медицинасын модернизацияләү турында булды. Былтыр 89 мең атлет медицина комиссиясен тирәнтен үткән. Медицина хезмәткәрләре бөтен спорт чараларында да катнаша. Республика район һәм шәһәрләренә мультидисциплинар табиб бригадалары йөри. Моңардан тыш, муниципалитетларда спорт табиблары кабинетлары ачу буенча да эш бара.

Башкортстан башлыгының сәламәтлек саклау буенча киңәшчесе, Башкорт дәүләт медицина университеты профессоры Вил Тимербулатов әйтүенчә, безнең республикада спорт җәһәрәхәтләре 1 процент күрсәткечтән артмый. Русиядә исә алар 2-3 процент тәшкил итә.

Соңгы өч елда Башкортстанда спортка акча бүлү өч тапкырга арткан: элек 3,3 миллиард сум акча бүленсә, ул күрсәткеч 10,4 миллиард сумга җиткән. Республикада 12 зур спорт обьекты төзелде. Уфа шәһәрендәге түбәсе ябылган футбол манежы, Октябрьский шәһәрендә Боз сарае, Акьярда бассейн сафка керде. Быел Уфа шәһәренең 450 еллыгына көрәш, фехтование, су слаломы үзәкләре тапшырылачак. “Газпром” ярдәме белән Өлфәт Мостафин исемендәге спорт әзерлеге үзәге кулланылышка тапшырылды.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: