Барлык яңалыклар
Спорт
19 февраль , 10:08

Никита Богданов - Русия чемпионы

Шушы көннәрдә Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә бозда мотоузышлар буенча 64 нче Русия чемпионатының финалы үтте.

Никита Богданов - Русия чемпионы
Никита Богданов - Русия чемпионы

Уфа шәһәреннән Никита Богданов бозда мотоузышулар буенча өченче тапкыр Русия чемпионы булды.

Никита Габдрахман Кадыйров исемендәге спортның техник төрләре үзәге өчен ярыша. Шушы көннәрдә Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә 64 нче Русия чемпионатының финалы үтте. Никита максималь 30 очко җыеп, чемпион исеменә лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарны Каменск-Уральск шәһәреннән Дмитрий Колтаков белән Луховицадан Сергей Макаров яулады.

Никита Богдановның төп конкуренты – Тольяттиның “Мега-Лада” командасыннан Динар Вәлиев заездларның берсендә егылып, мотоциклын бәрде һәм үзе дә җәрәхәтләр алды. Нәтиҗәдә 22 очко белән пьедесталга күтәрелә алмады.

Уфадан барган башка спортчылар да әйбәт кенә күрсәткечләргә иреште. Евгений Шаров, Иван Гаврилов һәм Василий Несытых көчле спортчылар янында югалып калмадылар.  

 

Никита Богданов - Русия чемпионы
Никита Богданов - Русия чемпионы
Никита Богданов - Русия чемпионы
Никита Богданов - Русия чемпионы
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: