Егетләр генә хоккей уйныймы?
1-3 февральдә Күмертау шәһәрендә 2009-2010 елларда туган уенчылар арасында “Алтын шайба” хоккей клубының төбәк финал уеннары үткәрелде. Уфа, Мәләвез, Стәрлетамак, Ишембай, Күмертау һәм районыбызның “Ястребы” командасы хоккейчылары җитезлектә, өлгерлектә көч сынашты. Нәтиҗәләр куанычлы – Чакмагыш спортчылары “Алтын шайба” кубогына лаек булды!
Ә сездә егетләр генә боз өстендә алка куамы? "Ястребы"да кызлар да егетләр белән ярышып уйный. Андый булдыкды асыл затлар турында җомга санында, "Чаткылар"да укырсыз. дуслар!