Барлык яңалыклар
Спорт
10 февраль , 21:50

"Чаңгы эзе" чаңгычыларны җыйды

Бүген Уфа шәһәренең “Биатлон” спорт комплексында үткән “Русия чаңгы эзе” бөтенрусия чаңгы ярышында 11 мең кеше катнашкан.

"Чаңгы эзе" чаңгычыларны җыйды
"Чаңгы эзе" чаңгычыларны җыйды

Бүген Уфа шәһәренең “Биатлон” спорт комплексында үткән “Русия чаңгы эзе” бөтенрусия чаңгы ярышында 11 мең кеше катнашкан. Чаңгычыларны Уфаның вице-мэры Владимир Жебровский белән бозда мотоузышлар буенча сигез тапкыр дөнья чемпионы Николай      Красников сәламләде.

Беренче старт 12 сәгатьтә бирелде. Чиратлашып студентлар, мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары һәм спорт ветераннары стартка чыкты. Уфа хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, барлыгы 11 125 кеше чыккан.

Шушы көннәрдә Башкортстанда Кышкы спорт төрләре масса спорт чаралары үтә.Быел спорт бәйрәме мәйданнары Әлшәй, Ишембай, Уфа һәм Учалы районнарында булды.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: