Күптән түгел генә Илеш районының һәвәскәр спортчылары белән очрашырга туры килде. Бу якта волейбол спорты киң таралган икән һәм шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр бар.
Волейбол – җитезлек, чыныгуны таләп итә торган спорт төре. Бу уен төрен һөнәри спортчылар да, һәвәскәрләр дә үз итә. Саулыкның чиксез зиннәтле байлык икәнен һәркайсыбыз аңлый. Ә волейбол уены – сәламәтлеккә якты юл!
— Югары Яркәйдә спорт комплексы да, заман таләпләренә җавап бирерлек спорт заллары да тудырылган. Гомумән, районда спортның бик күп төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар. Аеруча, бездә волейбол спорты бик популяр. Кызлар командасы да, егетләрнеке дә бар. Командаларыбыз көчле, һәрдаим җиңүләр яулап киләбез, шөкер. Күрше-тирә районнарда узган ярышларга да еш барабыз,- ди волейболчы Ринат Мохтасаров.
Азалия Хәкимова һәм Илвина Ризвановалар исә кызлар командасы составында Илеш данын яклыйлар:
— Без волейбол турнирларын бик яратабыз. Төрле спорт чараларында актив катнашабыз. Яңарак кынаТуймазыда узган Беренчелеккә барып кайту насыйп булды. Без тренерыбыз, остазыбыз Рәмзия Вәгыйз кызы Шәйхлисламовага зур рәхмәтле. Ул безне һәр турнирга яхшы әзерли. Һәр дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга физкультура-сәламәтләндерү комплексында тренировкалар уза. Уйнар өчен барлык шартлар тудырылган. Тренировкаларыбыз төрле форматта оештырылып килә. Күнегүләр генә ясый торган көннәр дә бар, уйный торганнары да. Укыйбыз, тренировкаларга кайвакыт соңга калып киләбез. Ләкин бу шәп, файдалы, кызыклы спорт төренә вакыт табарга тырышабыз.
—Волейбол — күмәк уен, ул командада уйнарга өйрәтә. Игътибарлы булырга кирәк: тупның кайсы яктан килүен алдан ук күзаллау мөһим. Шул ук вакытта, көчле, тәвәккәл һәм реакция тиз булырга тиеш,- дип тә өстәде әңгәмәдәшләрем.
«Өмет» гәзитен укучыларына куанычлы яңалыкны да җиткерәсе килә: гыйнвар башында илеш волейболчылары ут күршебез Татарстанның Актаныш районында Айнур Бикмөхәммәтов призына узган волейбол турнирында җиңүләр яулап кайтты. Егетләр командасы 2 урынны алса, кызлар 1 пьедесталга күтәрелделәр.
Юлай НИЗАЕВ.
Автор фотосурәтләре.