

Уфаның Рима Баталова исемендәге спорт әзерлек үзәгендә бу көннәрдә махсус хәрби операция ветераннары арасында узучы “Ватанны саклаучылар кубогы” төбәкара комплекслы физкультура чарасы бара.
Зур сынаулар алдында бөгелеп төшмәгән, каты яралар алсалар да күңелләрендә тормышны яратуны, җиңүләргә омтылышларны югалтмаган чын ир-егетләр көч сынаша бу ярышларда.
Бүген без утырып волейбол уйнау ярышларын карадык. Яу яланында да сынатмаган, спортта да җиңү өчен бар булмышын биргән командаларның уенын бирелеп карадык. Аларның барсы да көчле иде. Ләкин спортның үз законы: анда җиңүчеләр һәм катнашучылар бар.
Ярышлар тәмамланганнан соң без утырып волейбол уйнау ярышларының баш судьясы Алина Баһаветдинова белән әңгәмәләштек.
-Башкортстан, Төмән, Удмуртия, Свердловск, Самара һәм ЯНАО командалары катнашкан ярышлар, үзегез күреп торуыгызча, бик ялкынлы узды. Нәтиҗәләр буенча, иң күп очколар җыеп, Удмуртия командасы беренчелекне яулады. Башкортстан командасы да иң көчлеләр исәбендә булды һәм икенче урынны алды. Өченче урында – Свердловск өлкәсе командасы. Мин ярышларда катнашкан егетләрнең рух ныклыгына, аларның бер-берсенә һәрчак терәк булуына сокланам,- диде Алина.