

Бүген Уфада махсус хәрби операция ветераннары арасында узучы “Ватанны саклаучылар кубогы” төбәкара комплекслы физкультура чарасын ачу тантанасы үтте.
Авыр яралар алган, әмма актив тормышны дәвам итәргә теләгән хәрбиләрне Рима Баталова исемендәге спорт әзерлек үзәгендә Башкортстан хөкүмәте вице-премьеры Лира Игтисамова, Русия паралимпия комитеты президенты, атказанган тренер Павел Рожков, “Ватанны саклаучылар” фонды күзәтү советы әгъзасы, Русия Герое Алексей Романов, Башкортстан спорт министры Руслан Хәбибов сәламәлде.
“Ватанны саклаучылар кубогы”нда катнашу өчен Идел буе һәм Урал федераль округларыннан 20 ветеран килгән. Алар алты спорт төре буенча көч сынашачак: утырган килеш войлебол уйнау, пуля ату, армреслинг, уктан ату, пауэрлифтинг, өстәл теннисы.
“Ватанны саклаучылар” фонды рәисе Анна Цивилёва видеомөрәҗәгатендә СВО ветераннарын социальләштерү мөһим, әмма аларны спортка җәлеп итү дә шулай ук мөһим булуын ассызыклап үтте.
-“Ватанны саклаучылар” фондының паралимпия комитеты белән берлектә төзегән реабилитация программасы ветераннарны авыр яралардан соң сәламәтләндерү өчен нәтиҗәле ысул булачак. Башкортстан хөкүмәте, Русия спорт министрлыгы, параолимпия комитетына Кубокны оештыруда булышлык һәм ярдәме күрсәткән өчен рәхмәтемне җиткерәм. Әлеге чара параолимпия хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш булачак, - диде Анна Цивилёва.