

18-19 ноябрьдә Уфаның “Динамо” спорт комплексында полиция генерал-лейтенанты Артур Әхмәтханов истәлегенә көрәш буенча бөтенрусия турниры үтәчәк.
Быел турнир өченче тапкыр оештырыла. Анда илнең 24 төбәгеннән 250 спортчы катнаша. 2004 һәм 2005-2006 елгы егетләр 10 авырлык категориясендә ике көн буена көч сынашачак.
Турнир 18 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә тантаналы ачыла. Ярышларның җиңүчеләре һәм призерлары 19 ноябрьдә билгеле булачак. Керү бушлай.
Исегезгә төшерәбез: 2019 елда Башкортстан Башлыгы указы белән полиция генерал-лейтенанты Артур Әхмәтханов турында хәтер мәңгеләштерелде.