

18-19 ноябрьдә Уфаның «Динамо» спорт комплексында полиция генерал-лейтенанты А. Ф. Әхмәтханов истәлегенә көрәш буенча Бөтенрусия турниры узачак.
Быел турнирда Русиянең 24 төбәгеннән 250 спортчы катнашачак. Ике көн дәва иткән ярышларда 2005-06 елларда туган егетләр һәм 2004 елда туган ир-егетләр 10 авырлык категориясендә көч сынашачак.
Ярышларны ачу тантанасы 18 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә узачак. Бәйгедә җиңүчеләр һәм призерлар 19 ноябрьдә билгеләнәчәк. Чарага керү ирекле.
Исегезгә төшерәбез, полиция генерал-лейтенанты А. Ф. Әхмәтхановның исеме республика Башлыгы Радий Хәбиров указы буенча 2019 елда мәңгеләштерелде. Быел әлеге турнир өченче тапкыр оештырыла.