

Уфа шәһәренең Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә 4 ноябьрдә бокс буенча Русия чемпионаты старт алды һәм бүген, 11 ноябрьдә, тәмамланды. Чемпионатка Русиянең 49 төбәгеннән 180 спортчы килде.
Русия бокс федерациясе әйтүенчә, быел турнирның приз фонды 24 миллион сум тәшкил иткән. Беренче урынны яулаганнар – 500 мең сум, көмеш медаль ияләре – 250 мең сум һәм бронза медаль ияләре 150әр мең сум акчалата премиягә ия булачак.
48 кгга кадәр авырлык категриясендә Башкортстан спортчысы Юлия Чумгалакова чемпионка исемен яулады.Шулай ук бу югары исемгә Юлия Чумгалакова ( 48 кгга кадәр), Анастасия Кооль ( 52 кгга кадәр), Карина Тазабекова ( 54 кгга кадәр), Нуне Асатрян ( 60 кгга кадәр), Алина Пушкарь (63 кгга кадәр), Дарима Сандакова (70 кгга кадәр), Анастасия Шамонова ( 74 кгга кадәр), Салтанат Меденова (81 кгга кадәр) һәм Кристина Ткачева ( 81 кгнан артык) ия булдылар..
Чыганак: tass.ru