

Ярышларда Русиянең 49 төбәгеннән 200ләп ярышчы көч сынашачак.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәтендә премьер-министр Андрей Назаров чемпионатның халыкара дәрәҗәдә үтәчәге турында сөйләп үтте.
Уфа шәһәрендә мондый ярышлар үткәрү идеясе Уфа спортчысы Азалия Әминева Русия чемпионатында җиңү яулап кайткач барлыкка килгән. Башкортстанда мондый ярышлар беренче тапкыр үтә. Бер ел эчендә республикада бокс буенча хатын-кызлар җыелма командасы барлыкка килде. Анда Азалиядән тыш, ике тапкыр дөнья чемпионкасы исемен яулаган, Олимпиада уеннарының бронза медале иясе, Дагыстаннан Земфира Магомеда, 2022 елда Русия чемпионкасы булган Краснодар крае спортчысы Надежда Голубева керде. Алар Башкортстан Республикасы өчен чыгыш ясаячак.
Ярышлар Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәге базасында үтәчәк. Чемпионатны тантаналы ачу 4 ноябрьгә планлаштырыла. Финал сугышлары һәм бүләкләү тантанасы 11 ноябрьдә үтәчәк.
Чыганак: bashinform.ru