

Бүген Уфаның Кашкадан паркында “Бөтенрусия җәяү йөрү көне” спорт чарасы үтте. Башкортстан Республикасы ел саен чараны үткәрүдә актив катнаша һәм менә әле икенче тапкыр Бөтенрусия үзәк мәйданчыгына әверелде.
Сипайлово бистәсенең иң күркәм урыннарының берсе - "Кашкадан" мәдәният һәм ял паркында Русия Федерациясе субъектларының Олимпия советлары вәкилләре, Олимпия һәм Паралимпия чемпионнары, Башкортстанның спорт җәмәгатьчелеге һәм башка мактаулы кунаклар катнашлыгында бу чара искиткеч матур үтте: җәяү йөрү белән дус булган меңәрләгән кешеләр – балалар, яшьләр, хәтта өлкәннәр матур, тигез рәтләргә басып, әләмнәр тотып, яхшы кәеф белән күл тирәли җәяү йөреп чыктылар. Бу – 2 мең чакрымнан күбрәк юл дигән сүз. Финишны үткәннән соң, аларның һәрберсенә символик рәвештә дипломнар һәм медальләр тапшырылды. Ә бу арада парк территориясендә җыр-моңнар, җанлы музыка тукталып та тормады. Бәйрәм бик күркәм башланды!
Чарада Русия Олимпия комитеты генераль секретаре Родион Геннадьевич Плитухин, Башкортстан Спорт министры Руслан Хәбибов, 100дән 5000 метрга кадәр дистанциягә йөгерүдә 13 тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы, 18 тапкыр дөнья чемпионы, 43 тапкыр Европа чемпионы Рима Баталова катнашты.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов спорт чарасына килүчеләргә төбәк башлыгы Радий Хәбировның котлау сәламен укып ишеттерде. Анда мондый сүзләр бар:
“Саф һавада спорт җәяү йөрүе Башкортстанның барлык шәһәрләрендә үтә. Җәяү йөрү ул сәламәтлекне ныгыта, яхшы кәеф бирә, тормыш ямен ныграк күрергә, тоярга ярдәм итә. Мондый массакүләм чаралар актив, сәләмәт тормыш алып баручыларны тагын да ныграк берләштерә, оптимизм өсти.Уңышлар телим! Алга, Башкортстан!”
Республикабызның горурлыгы Рима Баталова да уфалыларны һәм килгән кунакларны бәйрәм белән котлады:
- Хөрмәтле уфалылар! Хәерле көн! Бүген Башкортстан спорт уңышлары төбәгенә әйләнде. Бу хакта безнең спортчыларыбызның казанышлары бик яхшы сөйли. Аларның исемнәре дөнъяви спорт тарихына алтын исемнәр белән язылган. Башкортстан, алга!
Бу көнне башкаланың мәртәбәле югары уку йортларына спорт җиһазлары сатып алу өчен сертификатлар тапшырылды: Уфа фән һәм технология университетына – 500 мең сумлык, Уфа нефть-техник университетына – 1 миллион сумлык, Башкорт дәүләт аграр университетына – 1 миллион 500 мең сумлык.
Бәйрәм тагын бер мәртәбә республикада яшәүчеләрнең спорт белән дус булуын исбатлады. Яшьләрнең генә түгел, өлкәннәрнең дә чарада күп булуы аеруча шатландырды.