Спорт
27 август 2023, 13:20

Тамара Тансыккужина Санкт-Петербургта шашка уены үткәрде

Тамара Тансыккужина Санкт-Петербургта шашка уены үткәрдеТамара Тансыккужина Санкт-Петербургта шашка уены үткәрде
Тамара Тансыккужина Санкт-Петербургта шашка уены үткәрде

анкт-Петербургта, Башкортстан Республикасы Көннәре кысаларында, Тамара Тансыккужина белән шашка уены сеансы узды. Шулай ук уенда Питердан халыкара гроссмейстер Ника Леопольдова да катнаша.

Чемпионнарының көндәшләре Санкт-Петербургның яшь шашка уенчылары була. Матч якынча сәгать ярым дәвам ите. Күпләр уен вакытында танылган спортчылар белән фотога төштеләр. Уеннан соң Тамара Тансыккужина үзенең тәэссоратлары белән бүлешт:

- Бу көнне 50гә якын партия уйналды, күп кенә разрядчылар, спорт мастерына кандидатлар булды. Өч кеше җиңде, тугызы тигез уйнады. Без Нико белән бергә сессия үткәрдек, ул гадәтидән бераз катлаулырак. Чөнки без бер-беребез артыннан барабыз, һәм һәркем үзенеке турында уйлый. Кайвакыт үз планыңны иптәшең боза. Балалар да яхшы уйный, алар үз яшьләре буенча Русия беренчелегендә уйнаячак. Балалар канәгать, без дә канәгать.

- Сез Петербургтагы Башкортстан көннәре барган җиргә барып кайттыгызмы?

- Әлбәттә. Барысы да бик матур, кешеләр күп. Мин филармония музыкантларының чыгышын, халык биюләрен карадым. Бик ошый.

- Ника Леопольдова, ә сезгә уен ошадымы?

- Барысы да бик кызык үтте, бирегә көчле уенчылар җыелган. Алар белән ярышу бик кызык.

- Сезгә безнең танылу яулаган шашкачы Тамара Тансыккужина белән уйнарга туры килдегезме?

- Әйе, әлбәттә. Ул бик көчле уенчы гына түгел – Тамараның көчле энергиясе бар, һәм бу аның көндәшен һәрвакыт киеренкелектә тота.

- Ә сез Башкортстан турында нәрсә беләсез?

- Бал, Салават Юлаев.

 

Евгений Соколов фотосы. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас