Спорт
9 август 2023, 08:41

Путин хөрмәтенә исемен алыштырган

"Хәзер мин 100 процентка урыс", – ди спортчы.  

gazeta-new.rugazeta-new.ru
gazeta-new.ru

АКШ боксчысы Кевин Джонсон Русия җитәкчесе Владимир Путин хөрмәтенә исемен алыштырган. Хәзер ул – Кевин Владимирович.

“Русия башлыгы Владимир Путинга комплимент ясау өчен мин исем-шәрифемне үзгәртергә карар иттем. Хәзер миңа Кевин Владимирович дип дәшәләр. Хәзер мин 100 процентка урыс, һәм бу шаяру түгел”, – дигән спортчы.

Апрельдә боксчы Русиядә яшәргә теләвен белдергән иде. Аның сөйләвенчә, ул безнең илнең күп шәһәр һәм авылларында булган. Русиядә, АКШ белән чагыштырганда, азык-төлек сыйфатлы, ГМО кушылмаган, ә бу спортчылар өчен бик тә мөһим, ди 43 яшьлек Кевин.

18 августта ул 2021 елда дөнья чемпионы булган русияле Марк Петровский белән Мәскәүдә турнирда очрашачак.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас