Спорт
1 август 2023, 08:54

Җәйге спорт уеннары тәмам

Бу хакта төбәк җитәкчесе социаль челтәрләрдәге рәсми битендә хәбәр итте.

Җәйге спорт уеннары тәмамҖәйге спорт уеннары тәмам
Җәйге спорт уеннары тәмам

Бу хакта төбәк җитәкчесе социаль челтәрләрдәге рәсми битендә хәбәр итте.

 

Кичә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русиянең спорт министры урынбасары Одес Байсолтанов "Без бергә. Спорт" җәйге уеннарын ябу тантанасында катнаштылар. Бу хакта төбәк җитәкчесе социаль челтәрләрдәге рәсми битендә хәбәр итә.

Ярышлар төбәк башкаласында 23 июльдән узды һәм дөньяның 30 иленнән 1,5 меңнән артык спортчыны җыйды, шул исәптән Беларусь, Бразилия, Бахрейн, Вьетнам, Гыйрак, Иран, Испания, Израиль, Казахстан, Кения, Төркия, Франция, Филиппиннан. Ә Русиянең җыелма командасы составында Башкортстаннан 36 спортчы чыгыш ясады.

Атлетлар 21 дисциплинада 233 комплект бүләк уйнатты. Гомум медаль зачетында Русия лидер, 2нче урында Беларусь, 3нче урында Кения. Сурдлимпиячеләрнең җәйге уеннары спортчылары җиңел атлетика, йөзү һәм ату буенча 4 яңа дөнья рекорды куйды.

 Башкортстан вәкилләре Русия җыелма командасы составында 25 медаль яулады: 15 алтын, 5 көмеш һәм 5 бронза.

"Без бергә. Спорт" җәйге уеннарын ябу тантанасы алдыннан Радий Хәбиров һәм Одес Байсолтанов Башкортстанда спортны үстерү перспективалары һәм монда масштаблы спорт ярышлары уздыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Шулай ук Башкортстан Башлыгы һәм Русия спорт министры урынбасары халыкара спорт оешмалары вәкилләре һәм сурдлимпиялеләрнең халыкара уеннарында катнашучылар белән очраштылар. Көн тәртибендә - Бөтенрусия спорт федерациясе һәм Азия-Тын океан спорт конфедерациясе белән чукраклар арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту.

Республика Башлыгы спорт бәйрәмендә катнашучыларны Уеннар тәмамлану белән котлады.

- Бу спорт, тынычлык, дуслык бәйрәме өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм. Чит ил делегацияләре - бу авыр вакытта безгә килеп, спортны сәясәттән читтә сайладылар. Алар өчен - тренерлар, туганнары һәм якыннары өчен борчылучылар - сезгә дә рәхмәт. Мондый дәрәҗәдәге чараларны Башкортстанда кабул итүгә без һәрвакыт шат. Ышанам, алда әле күп очрашулар һәм көчле спорт җиңүләре булыр, - диде Радий Хәбиров.

Русиянең спорт министры урынбасары билгеләп үткәнчә, Уфадагы уеннар илнең рәсми спорт календаренда иң масштаблы һәм әһәмиятле халыкара ярышлар булды.

- Без гаҗәеп җиңүләр, искиткеч чыгышлар шаһиты булдык. Республиканың идарә командасы искиткеч матур бәйрәм ясады. Бу - озакка истә калачак зур халыкара чара, - диде Одес Байсолтанов.

Тантана сәнгать осталары концерты һәм матур авиашоу белән тәмамланды.

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас