Спорт
30 июль 2023, 10:11

Ел буена әзерләндем

Сурдлимпиячеләрнең җәйге уеннары чемпионы Татьяна Чикунова ярышларга әзерләнүе турында сөйләде.

Сурдлимпиячеләрнең җәйге уеннары спортчысы – өстәл теннисы буенча чемпионы – Татьяна Чикунова Русия җыелмасы чыгышыннан соң үзенең хис-тойгылары белән бүлеште.

– Мин бу Уеннарга ел буена әзерләндем. Һәр көн саен. Укуда барысы да яхшы булганда тренировкалар санын арттыра идем. Каникуллар чорында инде аеруча күп шөгыльләндем. Уфадагы ярышларга физик яктан да, рухи яктан да әзерләндем. Шуңа җиңүгә ирешә алдым, – ди спортчы.

Татьяна Уфа турындагы тәэссоратларын да җиткерде. Аның әйтүенчә, ул безнең башкалада беренче тапкыр икән:

– Миңа чараларның оештырылуы да, мондагы мохит тә – барысы да ошый. Шәһәр бик матур.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас