Спорт
30 июль 2023, 09:56

Безнекеләр булдыра!

Боулинг буенча ярышларда русиялеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.

Сурдлимпиячеләрнең “Без бергә. Спорт”  җәйге уеннары дәвам итә. Шушы көннәрдә  боулинг буенча турнир бара.

Әлеге төр ярышларда Әзербайҗан, Вьетнам, Испания, Латвия, Төркия һәм башка илләрдән иң көчле спортчылар көч сынаша. Чит илләрдән барлыгы 12 делегация чыгыш ясый.

Русия исеменнән ике состав ярыша: алар – Русиянең җыелма командасы һәм Төбәкләр җыелмасы.

Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасындагы ярышларды иң көчлеләр Русия җыелма командасы булды. Икенче урында – Оман спортчылары. Өченчелекне Бахрейн командасы алды.

Шәхси ярышларда да русиялеләр алдынгы урыннарны бирмәде.

Соңыннан боулинг буенча ярышларда катнашучы спортчыларны һәм командаларны бүләкләү тантанасы үтте.

Боулинг буенча ярышлар бүген дә дәвам итә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас