

Карина Хәкимова – башкорт спортчысы, бадминтон буенча атказанган спорт мастеры. 15 яшеннән Русия җыелма командасы составында чыгыш ясый, илнең барлык разрядларында берничә тапкыр беренчелек җиңүчесе. Белорус спортчысы белән бүгенге уеннан соң Карина берничә сорауга җавап бирде.
- Уен ничек үтте?
–Уен тыныч үтте. Мин бу партиядә җиңдем. Ләкин мин үз мәйданчыгымда түгел, ә республикадан читтә чыгыш ясау җиңелрәк дигән нәтиҗәгә килдем. Күп җанатарлар, әни белән әти, туганнар килде. Мин аларның карашлары турында күбрәк борчылдым, аларны күңелсезләндерергә теләмәдем.
–Өйдә стеналар да булыша, диләр бит. Сез бу ярдәмне сиздегезме?
– Уеннарның Уфада узуына мин бик шат! Республикада халыкара ярышлар уздыру өчен яхшы база бар, күрсәтерлек нәрсәләр күп. Спортчыларга без ошадык.
Каринаның бертуган абыйсы, җиңел атлет Денис Хәкимов “Без бергә. Спорт” Сурдлимпиячеләрнең Халыкара җәйге уеннарында алтын медаль иясе булды. Хәкимовлар гаиләсе бу уеннардан тагын бер бүләк көтә.
Карина өчен хәлиткеч матч иртәгә узачак.