Спорт
29 июль 2023, 15:47

Кения спортчысы Башкортстанда алтын медаль яулады

Кенияле Wambui Ian Kahingaны котлыйбыз, ул бүген  Уфада “Без бергә. Спорт”  Җәйге Сурдлимпия уеннары кысаларында җиңел атлетикада 10 000 метр дистанциядә алтын медаль яулады. Сүз уңаеннан, Кения делегациясе, 41 катнашучыны тәкъдим итеп, Африкадан килүче иң күпсанлы командаларның берсе булды!

Шушы көннәрдә Санкт-Петербургта узган «Русия-Африка» саммитында Уфада узган  Җәйге Сурдлимпия уеннары турында фикер алыштылар. Шул ук вакытта Русия телевидениесе алып баручысы һәм журналисты Дмитрий Губерниев Африка илләренең Олимпия комитетлары халыкара ярышларда Русия спортчыларын дискриминацияләүгә каршы чыгуын ассызыклады.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас