Спорт
28 июль 2023, 04:59

Кения спортчыларын безнең ит тәме аптыраткан

Шулай ук алар чиста һәм төзек Уфабызга сокланган. 

"Без бергә. Спорт" Сурдлимпиячеләрнең Җәйге уеннары /«ВКонтакте» челтәре"Без бергә. Спорт" Сурдлимпиячеләрнең Җәйге уеннары /«ВКонтакте» челтәре
Фото:"Без бергә. Спорт" Сурдлимпиячеләрнең Җәйге уеннары /«ВКонтакте» челтәре

Уфада “Без бергә. Спорт” Сурдлимпиячеләрнең Җәйге уеннарына   Кениядән килгән җиңел атлетлар итле ризыклар авыз иткән.  Спортчылар кызыл итнең тәменә аптыраган, бу хакта алар волонтёрларга сөйләгән.

“Уфада безне бик җылы каршы алдылар. Биредә бик чиста, кешеләр кунакчыл һәм ачык күңелле. Күпләр безнең белән фотосурәткә төшәргә тели. Әйткәндәй, безне кызы итнең тәме аптыратты. Ул безнекеннән аерыла. Әмма безгә ошады. Ә менә балык, ни дисәң дә, бездә тәмлерәк”, – дип тәэссоратлары белән уртаклашкан Кениянең җиңел атлетлар җыелма командасы вәкиле Кэрол Аоко.

Кения спортчылары шулай ук берничә ай дәвамында Уеннарга әзерләнүләрен һәм Башкортстан башкаласына пьедесталның барлык баскычларын яулау максаты белән килүләрен сөйләделәр. "Беренче урыннарга гына өметләнәбез. Без бу ярышларга озак әзерләндек, максималь состав белән килдек", — ди Кения җиңел атлетлары. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас