Спорт
26 июль 2023, 08:32

Космонавт улы өчен Уфага килгән

Космонавт Сергей Ревинның улы ишетү сәләте бозылганнар өчен спорт мәктәбендә шөгыльләнә.

https://vk.comhttps://vk.com
https://vk.com

Сурдлимпиячеләрнең Җәйге уеннарына Уфага космонавт, Русия герое Сергей Ревин килгән. Ул теннис турнирында катнашучы улы Ярослав өчен җан ата.

Ярослав Мәскәүдә ишетү сәләте начар булганнар өчен спорт мәктәбендә шөгыльләнә. Ул теннис белән 2006 елдан мавыга. Төркиядә үткән Сурдлимпиядә егет дүртенче урынны алган.

“Анда мөһим матч көнендә бик эссе булды, 35 градус тирәсе иде. Миңа җиңү өчен тын җитмәде. Җиңүгә бер адым гына калган иде, югыйсә. Быел шартлар уңайлы, кәеф көр. Тырышачакмын”, – ди спортчы.

Әйткәндәй, Сергей Ревинның моңа кадәр дә Башкортстанга килгәне бар иде. Җир тирәли очканнан соң, ул “Яктыкүл” һәм “Янгантау” шифаханәләрендә сәламәтлеген ныгыткан.

Бу юлы космонавт республикага Русиянең теннис буенча сурдлимпия җыелмасының попечительлек советы рәисе буларак та килгән. “Без спорт белән шөгыльләнергә теләүче сәламәтлеге чикле балаларга ярдәм итүгә иганәчеләрне җәлеп итәргә тырышабыз”, – ди ул.

Әлеге килүендә Сергей Ревин, Дәүләкән районы Калиновка авылында урнашкан Аэрокосмик мәктәпкә барып, балалар белән аралашырга да өлгергән.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас