

Чара «Акыллы шәһәр – Акыллы ил» IV Халыкара шәһәрләрне үстерү һәм цифрлы трансформацияләү форумы кысаларында узды.
Бүгенге ямьле иртәдә Агыйдел елгасы яры буенда бик матур спорт чарасы үтте - Уфа халкы 2,5 һәм 5 чакрымга йөгерергә чыкты.
Старт Салават Юлаев һәйкәле янында булды һәм йөгерүчеләр "Дуслык" монументы ягына юл тоттылар. Чара бик күңелле узды, анда өлкәннәр дә, балалар да катнашты, күбесе гаиләләре белән килгән иде.Һәр катнашучы медаль һәм футболка белән бүләкләнде.
Хәрәкәттә - бәрәкәт, дип юкка әйтмиләр. Сәламәт буласың килсә, спорт белән дус бул! Республикабызда шундый чаралар халыкны спортка җәлеп итә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый.
Автор фотосы.