Спорт
25 июль 2023, 06:36

Уфада яңа спорт бәйгесе

 «Уфа-Арена»да сурдлимпиячеләрнең «Без бергә. Спорт» Җәйге уеннарын тантаналы ачу мизгеләре беркемне дә битараф калдырмаслык  итеп шаулап-гөрләп үтте.

Уфада яңа спорт бәйгесеУфада яңа спорт бәйгесе
Уфада яңа спорт бәйгесе

 «Уфа-Арена»да сурдлимпиячеләрнең «Без бергә. Спорт» Җәйге уеннарын тантаналы ачу мизгеләре беркемне дә битараф калдырмаслык  итеп шаулап-гөрләп үтте.

 

Спортчыларны һәм кунакларны РФ Спорт министры Олег Матыцин, Башкортстан Республикасы Башлыгы  Радий Хәбиров, чукраклар спорты  Федерациясе Президенты Дмитрий Ребров тәбрикләп чыгыш ясады.

Тамашачылар игътибарына кабатланмас шоу-программа тәкъдим ителде.

«Без бергә. Спорт» Җәйге уеннары 23 июльдән  2 августка кадәр дәвам итәчәк.

10 бәйге көнендә 1500 артык спортчы  уфаның 18 спорт мәйданында 21 спорт төрендә медальләр өчен көрәшәчәк.

Уеннарда  өч дистә илдән килгән сурдлимпиячеләр катнаша. Алар арасында Франция, Төркия, Белорус, Казахстан, АКШ, Испания, Израиль, Кения, Бахрейн, Иран, Ирак, Вьетнам һ.б. дәүләт вәкилләре бар.

Фото: news.myseldon.com

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас