

Сурдлимпиячеләрнең беренче җәйге уеннарында катнашучылар, каршылыкларга карамастан, барысы да Уфага килде. “Без бергә. Спорт” чарасында 30 илдән спортчылар катнашачак. Бу хакта Русия җыелмасын әзерләүче спорт үзәге директоры Георгий Брюсов үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.
“Уеннарның географиясе бик киң: 21 дисциплина буенча ярышларда 4 континент, Фарсы култыгы һәм Якын Көнчыгыш илләреннән вәкилләр катнашачак. Хәтта дустанә булмаган илләрдән – Франция, Испаниядән спортчылар, АКШтан җиңел атлетика буенча спортчы чыгыш ясаячак. Традиция буенча, иң күп санлы делегация Белоруссиядән килде – 165 кеше. Икенче урында Иран командасы – 74 кеше. Үзбәкстан исеменнән 70 спортчы һәм рәсми вәкил чыгыш ясый. Кения командасы да зур состав белән килгән (41 кеше), алар җиңел атлетика һәм гандболда ярышачак. Оештыручыларның хезмәтен бәяләргә кирәк: санкцияләргә карамастан, чит ил спортчыларын чакыру буенча җитди эш алып барылган. Һәм бүген алар барысы да Уфада”, – дип язган Георгий Брюсов.
Исегезгә төшерәбез: Сурдлимпиячеләрнең халыкара җәйге уеннары 23 июльдән 2 августка кадәр Уфада үтә. Бүген, 24 июльдә, “Уфа-Арена”да аны тантаналы ачу чарасы булачак. “Без бергә. Спорт” уеннарын Русиянең спорт министры Олег Матыцин һәм Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров ачачак.
Әйткәндәй, әлеге ярышларда Русиядән 500гә якын спортчы катнаша. Уеннар Уфаның 18 спорт объектында үтә. Спортчылар саңгыраулар өчен 21 төр ярышта (бадминтон, гандбол, баскетбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы, йөзү, велосипед спорты, ату, волейбол, карате, тхэквондо, футбол, ирекле көрәш, грек-рим көрәше, дзюдо, самбо, теннис, пляж волейболы, боулинг) үз көчләрен сынаячак.