Спорт
21 Июля 2023, 15:51

"Без бергә. Спорт"

23 июльдә Уфада «Без бергә. Спорт» сурдлимпиячыларның халыкара җәйге уеннары башлана.

Добавить в предпочтительные источники Google
"Без бергә. Спорт""Без бергә. Спорт"
"Без бергә. Спорт"

23 июльдә Уфада «Без бергә. Спорт» сурдлимпиячыларның халыкара җәйге уеннары башлана. Уеннарны ачу тантанасы 24 июльдә «Уфа-Арена»да була.

Башкортстанның башкаласына 32 илдән 700дән артык спортчы килә, Русиянең җыелма командасында — 495 кеше, алар өчен ике меңнән артык җанатар янып-көя. Сурдлимпиячылар саңгыраулар спортының 21 дисциплинасында иң көчлеләр исеме өчен көрәшә (бадминтон, гандбол, баскетбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы, йөзү, велосипед спорты - маунтинбайк, велосипед спорты - шоссе, пуля белән ату, спорт ориентиры, волейбол, карате, тхэквондо, футбол, ирекле көрәш, грек-рим көрәше, дзюдо, самбо, теннис, пляж волейболы, боулинг ). Ярышлар Уфаның 13 спорт объектында оештырыла.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас