

«Канатлы ат» ат-спорт ярышларын үткәрү традициясе 20 ел элек барлыкка килгән. “Аргамак” ат спорты комплексы ел саен “Канатлы ат” ярышларының 1 этабын үткәрә иде, анда күрше республикалар һәм бөтен Урал атлылары катнаша. Ул 5 этапта уздырыла, шуларның 4се район ипподромнары һәм ат спорты комплекслары юлларында, якынча бер ай аралыгында уза, ә бишенче, финал этабы, Уфада «Акбузат» ипподромында тәмамлана. "Канатлы ат" ярышлары традиция буенча Дүртөйле районында башланды, ә аннан соң этаплап республикабызның төрле ипподромнарында үтте.
“Канатлы ат” ат-спорт ярышларын үткәрү берничә елга туктатылып торган иде. Бүген бу чабышлар Дүртөйле җирендә, "Канатлы ат" фестивалендә яңадан торгызылды. Кыю җайдаклар һәм тиз атлар тандемы беркемне дә битараф калдырмады. Кунаклар һәм ат спортын яратучылар дәрт тулы ярышлардан ләззәт ала алдылар. Тамашачыларны мавыктыргыч ат чабышларыннан тыш, матур өчлекләр парады, ягымлы понилар узышы, сәнгать осталарының һәм үзешчән сәнгать коллективларының иҗади чыгышлары, халык һөнәрләре осталык дәресләре, милли тирмәләрнең искиткеч күренешләре һәм халык уеннары сөендерде. Безнең ипподромда кояшлы, күңелле һәм үзенчәлекле фестиваль узды.
Чыганак: durtuli.bashkortostan.ru