Спорт
25 Июня 2023, 18:01

Кем өчендер 12 чакрым да ара түгел

Кыюлык һәм көч суда сынала.

Кем өчендер 12 чакрым да ара түгелКем өчендер 12 чакрым да ара түгел
Кем өчендер 12 чакрым да ара түгел

Кыюлык һәм көч суда сынала.

 

 Башкортстан башкаласы чираттагы кат –  "X-WATERS" дөнья чемпионатының чираттагы этабын дүртенче тапкыр үзендә кабул итте. Илнең барлык почмакларыннан 500дән артык спортчы Уфаның гүзәллегенә соклану һәм Агыйдел елгасы буйлап 2 күпер астыннан йөзеп чыгу өчен зур максатлар белән шундый үзенчәлекле ярышка килде.

Быел бу спорт ярышында илебезнең 55 шәһәреннән, шулай ук Белоруссия, Көньяк Африка илләреннән спортчылар катнашты. Шунысын ассызыклап үтәргә кирәктер – ел саен катнашучылар башка төбәкләрдән - Мәскәү, Түбән Новгород, Свердлау, Кемерово, Чита өлкәләреннән, Ханты-Манси автономияле округыннан, Татарстаннан да килә.

Әгәр берәү өчен йөзү кемнеңдер рекордын җимерү мөмкинлеге бирсә, икенчеләре өчен үз чыдамлыгын сынау булып чыга.

Катнашучыларга төрле дистанцияләр тәкъдим ителде. Яңа килүчеләр 2 чакрымнан башлап үз көчләрен тикшерә ала, ә тәҗрибәле спортчылар 10-20 чакрыны сайлыйлар...

- Уфа – искиткеч матур шәһәр. Гомумән, һәр шәһәрнең һәм һәр йөзүнең үз үзенчәлеге бар. Мәсәлән, Уфа 2 күпер астыннан йөзү белән билгеле. Ярыш вакытында шәһәрне карарга вакыт булмый, шуңа күрә мин ярышларга берничә көн алдан килеп, шәһәр белән алдан танышырга яратам, — дип тәэссоратлары белән уртаклашты Читадан килгән йөзүче Елена Крипанова.

Кем өчендер 12 чакрым да ара түгел
Кем өчендер 12 чакрым да ара түгел
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас