Спорт
16 июнь 2023, 06:10

Сурдлимпиячеләр Уфада ярышачак

Ярышлар 23 июльдән 2 августка кадәр үтәчәк.

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
https://glavarb.ru

15 июндә XXVI Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Сурдлимпиячеләрнең җәйге уеннарын Уфада үткәрү турындагы өч яклы килешүгә кул куелды. Документны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русия спорт министры Олег Матыцин һәм Саңгырауларның гомумрусия спорт федерациясе президенты Дмитрий Ребров имзалады.

“Без бергә. Спорт” ярышлары 23 июльдән 2 августка кадәр үтәчәк.

“Мондый мөһим чараны кабул итү Башкортстан өчен зур горурлык. Катнашучылар һәм кунакларга уңайлы шартлар булдыру өчен барысын да эшләячәкбез”, – диде Радий Фәрит улы.

Дмитрий Ребров әйтүенчә, Русиянең сурдлимпиячеләре башка дәүләтләрдән спортчылар белән ярышу мөмкинлеге алачак.

Әйткәндәй, Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатларына еллык Юлламасында Башкортстан Русиянең спорт картасында үзен актив таныта дигән иде. “Без дустанә илләрдән дә спортчылар чакырып, ярышлар үткәрәбез. Яңа спорт проектларын үстерә башладык”, – диде ул узган елгы Юлламасында.

 

 

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас