Спорт
15 июнь 2023, 05:46

Безнең Илья - чемпион!

БРның Спорт көрәше федерациясеннән.БРның Спорт көрәше федерациясеннән.
Фото:БРның Спорт көрәше федерациясеннән.

Башкортстан спортчысы Илья Кандалин  грек-рим көрәше буенча Европа беренчелегендә җиңү яулаган. Республика Башлыгы Радий Хәбиров үзенең Телеграм-каналында хәбәр итүенчә, Илья Венгрия көрәшчесе  Петер Тоток белән көрәштә ышанычлы җиңү яулаган. Нәтиҗәдәге исәп – 6:3.

“Ильяга – нибары  15 яшь, ә ул инде өч тапкыр Русия беренчелеге җиңүчесе,  16 яшькә кадәрге Европа беренчелегенең бронза призеры. Хәзер ул Европа беренчелегенең алтын медаленә дә ия булды, – дип язган төбәк җиткәчесе. – Ильяны, аның тренерлары Илдар Кариповны һәм Алексей Зимановны яхшы нәтиҗә белән котлыйм! Горурланабыз һәм көтеп калабыз!”

Илья Кандалин – Октябрьский шәһәренең көрәш мәктәбе тәрбияләнүчесе. Башкортстан спортчысы 51 кг авырлык категориясендә  беренчелекне яулаган.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас