Спорт
2 июнь 2023, 16:07

Республика зур спорт форумына әзер

Республика йортында төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Русиянең Паралимпия башкарма комитеты президенты Павел Рожков белән очрашты.

Республика зур спорт форумына әзерРеспублика зур спорт форумына әзер
Республика зур спорт форумына әзер

Республика йортында төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Русиянең Паралимпия башкарма комитеты президенты Павел Рожков белән очрашты. Ул Уфага физик культура һәм спортны үстерү мәсьәләләре буенча төбәк советы утырышында катнашырга килде.  

Көн тәртибендә - адаптив спортны үстерү, Башкортстанда паралимпиячеләр катнашлыгында төрле дәрәҗәдәге ярышлар уздыру мәсьәләләре.

Русиянең Паралимпия комитеты башкарма комитеты рәисе төбәк җитәкчелегенә адаптив спортны үстерүнең актуаль мәсьәләләренә игътибар иткәне өчен рәхмәт белдерде. Павел Рожков  Башкортстанның - Паралимпия җыелма командасы өчен терәк регион булуын билгеләде.

- Без Паралимпия комитеты һәм профильле федерацияләр белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Адаптив спортка зур игътибар бирәбез. Уртак тырышлык белән без сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле кешеләрнең даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүенә ирешә алдык. Моның өчен шартлар республиканың барлык муниципалитетларында да диярлек булдырылды. Иң мөһиме - без Паралимпия спорты үсешенә, күрсәткечләрдән генә түгел, ә кешеләрнең сәламәтлеге ягыннан да карыйбыз, - диде Радий Хәбиров.

 Агымдагы елның июлендә Башкортстанда ишетү сәләте начар спортчылар арасында җәйге Сурдлимпия уеннары башлана. Радий Фәрит улы төбәкнең зур спорт форумын үткәрүгә тулысынча әзер булуын белдерде.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас