Барлык яңалыклар
Спорт
28 Май 2023, 18:21

Велосипедчылар узышы бәйрәмгә әйләнде

 "1000 велосипедчы көне" Уфада рекордлы катнашучыларны җыйды.

Велосипедчылар узышы бәйрәмгә әйләнде
Велосипедчылар узышы бәйрәмгә әйләнде

Быел анда  25 мең кеше катнашты. Унике еллык тарихында беренче тапкыр 1000 велосипедчы көне традицион массакүләм узышлар белән түгел, ә профессиональ велосипедчылар һәм үзешчәннәр арасында ярышлар белән башланды.

15 километрлы узышка Башкортстанның иң көчле спортчыларын чыкты. Массакүләм старт һәм шәхси ярышлар Октябр проспектында үтте.

"1000 велосипедчы узышы" нәтиҗәләре буенча Ольга Кондратенко хатын-кызлар арасында җиңде, ир-атлар арасында Данил Конотоп иң көчлесе булды.

Традиция буенча иң көтелгән вакыйга – велосипедта массакүләм узышу. 25 мең катнашучыдан торган колоннаны Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов, спорт министры Руслан Хәбибов, Уфа хакимияте башлыгы урынбасары Владимир Жебровский, шулай ук ​ Олимпия резервының республика спорт мәктәбе спортчылары җитәкләде.

Массакүләм узыш Телеүзәк каршында тәмамланды. Анда зур концерт программасы белән фестиваль оештырылды.

" 1000 велосипедчы көне "ннән «Республика спорт калейдоскопы» проекты старт алды. Бу проект кысаларында, Башкортстан спорт министрлыгы оешуның 100 еллыгына арналган спорт чаралары республиканың һәр муниципалитетында узачак.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: