Барлык яңалыклар
Спорт
10 Май 2023, 20:58

Янә зур спорт бәйгесе

Уфада сугышчан көрәш буенча V Евразия уеннары узачак.

Янә зур спорт бәйгесе
Янә зур спорт бәйгесе

Ел саен уздырыла торган зур спорт чарасы 11 – 15 май көннәрендә үтәчәк. Халыкара дәрәҗәдәге спорт бәйгесенә чит илләрдән һәм Русиянең 50 төбәгеннән 4 меңгә якын спортчы килүе көтелә. Бәйгеләр 29 төр сугышчан көрәш, спорт көрәше, милли көрәшләр буенча уздырылачак. Евразия уеннары Республиканың Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгенең 20 мәйданында үтәчәк. Шунда ук мастер – класслар, семинарлар, фестиваль программалары, ГТО нормативлары тапшыру тестлары, корал белән эш итәргә өйрәтүче семинарлар оештырылачак.

13 май көнне сугышчан көрәш буенча Евразия уеннарын ачу тантанасы булачак. 14 май көнне халыкара көрәш лигасы Евразия гран – прие уздырачак. Гран – при өчен Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән иң билгеле спортчылар көч сынашачак. Шунда ук төрле көрәшләр буенча чемпион билбавы хуҗалары ачыкланачак.

Шулай итеп киләсе ялларда Русиянең һәм дөньякүләм иң көчле көрәшчеләрне якыннан күрү мөмкинчелеге бар. Затон бистәсендә урнашкан спорт үзәгенә килеп күрергә чакырабыз, дуслар!

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: