Барлык яңалыклар
Спорт
7 Май 2023, 23:55

Башкалада үтә

Русиянең 45 төбәгеннән көрәшчеләр катнаша.

sobkor02.ru
Фото:sobkor02.ru

Бүген, 7 майда, Уфада 18-20 ел яшүсмерләр арасында катнаш сугышчан көрәш (ММА) буенча Русия беренчелеген ачу тантанасы булды. Ярышлар Җиңүнең 78 еллыгына багышланды.

Уфага мәртәбәле кунак буларак Русия ММА берлеге президенты, атаклы спортчы Федор Емельяненко килде. Республика спорт министры Руслан Хәбибовның сүзләренә караганда, республика башкаласына илнең 45 төбәгеннән 150 дән артык спортчы килгән.

- Бүген без үз авырлык категорияләрендә иң көчле юниорлар һәм юниоркалар катнашлыгында финал бәйгеләренең шаһитлары булачакбыз, - дип хәбәр итте министр. - Җиңү өчен көрәш җанлы барачак.

Ярышларда җиңүчеләр милли командалар составында чыгыш ясау хокукына ия булачак һәм дустанә илләр арасында халыкара ярышларда катнаша алачак.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: