Барлык яңалыклар
Спорт
5 Май 2023, 18:15

Уфага Емельяненко килде

Көрәш батыры Радий Хәбиров белән очрашты. Нәрсә турында сөйләшкәннәр? 

Уфага Емельяненко килде
Уфага Емельяненко килде

Уфага Русиянең катнаш көрәш чемпионы Федор Емельяненко килде.

Ул 18-20 яшьлек юниорлар арасында Русия беренчелегенең һәм катнаш көрәш буенча 18-20 яшьлекләр арасында рәсми булмаган Бөтенрусия ярышларының махсус кунагы булачак. Ярышлар 5 майдан 8 майга кадәр "Уфа-Арена" да узачак.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров:

"Бүген безнең республикада кунакта - Федор Ельельяненко. Таза, көчле, яхшы күңелле чын рус батыры. Алар бергәләп балалар спортын үстерү, катнаш көрәш буенча тренерлар әзерләү, мастер-класслар һәм балалар белән очрашулар үткәрү турында сөйләштеләр. Федорны безнең җитәкче киләсе елда Көрәш сараен ачуга да чакырды. Федор бик "усал" спорт төре белән шөгыльләнүенә карамастан, ул көрәштәшләренә карата ихтирамлы булып, һәрвакыт чын ир-егет булып кала белүе белән соклану уята.Нәкъ менә шундый легендар спортчыларыбыз иң яхшы ир-ат сыйфатларын балаларыбызга тапшырырга тиеш."

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: