Барлык яңалыклар
Спорт
5 Май 2023, 21:12

Фёдор Емельяненко Уфага юкка гына килмәгән

Радий Хәбиров белән очрашуда спортчы нәрсә дигән? 

Фёдор Емельяненко Уфага юкка гына килмәгән
Фёдор Емельяненко Уфага юкка гына килмәгән

Бүген 5 майда, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров катнаш көрәш берлеге (MMA) Президенты, спортчы Федор Емельяненко белән очрашты.

Сөйләшүнең төп темасы - республикада спортның көрәш сәнгате үсеше һәм яшьләргә физик тәрбия бирү юллары. Башкортстан башлыгы Емельяненкога спорт көрәшен популярлаштыручы проектларда актив катнашырга тәкъдим итте.

- Сезне республикада сәламләвебезгә бик шатмын. Башкортстан -  спорт яратучы төбәк, бездә җитез яшьләр күп. Балаларыбыз һәм яшүсмерләребез таза һәм сәламәт булып үссеннәр өчен спортның көрәш төрен актив үстерәбез, – диде Радий Хәбиров.  - Көрәшне популярлаштыруның әһәмияте зур. Сезнең килүегез бу эштәр зур этәргеч бирер дип уйлыйм, - диде ул.

Төбәк җитәкчесе Федор Емельяненконы 2024 елда Уфада узачак Көрәш сараен ачу тантанасына чакырды.

- Бу 30 мең кв. метр мәйданлы бик зур объект. Анда күп төрле көрәш төре өйрәнеләчәк, иң югары дәрәҗәдәге ярышлар уздырылачак, – дип өстәде Радий Хәбиров. - Анда катнаш көрәш буенча турнирлар да үткәрергә мөмкин булачак. Бездә тагын бер заманча спорт мәйданчыгы бар - ул Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәге. Анда инде спорт көрәше буенча Русия чемпионатлары үткәрелеп тора. Аның мөмкинлекләрен дә өйрәнергә кирәк. Балаларга көрәшнең төп күнекмәләрен өйрәтү мөһим.

Федор Емельяненко бу тәкъдимне хуплады.

- Республикада көрәшенең төрле төрләре үсеш алуы сөендерә. Әлбәттә, без ММА турнирын уздыру турында да уйларбыз, фикер алышырбыз. Анда без көрәшнең төрле техникасы элементларын күрсәтә алабыз, – дип билгеләп үтте Федор Емельяненко.

Исегезгә төшерәбез, төбәктә катнаш көрәш белән барлыгы 3 меңнән артык бала шөгыльләнә. Балаларны 26 тренер өйрәтә. Моннан тыш, 28 судья аттестация үткән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: