Уфада 3 көн буена 2012-13 елгы үсмерләр арасында “Батыр кубогы” футбол турниры үтте.
Анда Уфа, Стәрлетамак, Булгаково, Аша һәм Донецк Халык Республикасы командалары көч сынашты. Финалда Уфаның “Батыр-12” һәм Стәрлетамакның “Молния” командалары очрашты. Нәтиҗәдә 4:2 исәбе белән турнир хуҗалары җиңде.
“Сигез ай эчендә балалар шундый нәтиҗә күрсәтте. Безнең әле тагын да үсәр урыныбыз бар, алда – Русия ярышлары. Мин команда өчен бик шат, бу – аларның беренче зур җиңүе, беренче Кубок”, – диде “Батыр” тренеры Макич Микаелян.
“Барлык көндәшләр дә лаеклы булды. Киләсе елга чакыру көтәбез, реванш алырга”, – диде Стәрлетамак командасы тренеры Андрей Рассказанов.
ДХРдан “Шахтёр” һәм Уфадан “Батыр-13” командалары өченче һәм дүртенче урыннарны бүлеште.