Барлык яңалыклар
Спорт
15 март 2023, 21:47

"Без бергә. Спорт"

"Без бергә. Спорт"
"Без бергә. Спорт"

15 мартта республика белән идарә итү үзәгендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән Русия спорт министры урынбасары Одес Байсолтанов "Без бергә. Спорт" сурдлимпиячеләрнең җәйге уеннарына әзерләү һәм уткәрү буенча оештыру комитеты утырышы уздырылды.

  Алар 2023 елның 23 июленнән 2 августына кадәр Уфада узачак. Ярышларда 2,3 меңнән артык атлет катнашыр дип көтелә.

- Безнең республикада халыкара ярышлар үткәрүдә тәҗрибәсе зур. Без спорт инфраструктурасын яхшы темплар белән үстерәбез, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча без легендар спортчы Светлана Хоркина исемен йөртүче Гимнастика үзәген төзедек. Күптән түгел генә ябык футбол манежы эшли башлады. Безнең муниципалитетларда көрәш сарае, фехтование үзәге һәм башка төрле спорт объектлары төзибез. Болар барысы да безгә спорт ярышларын иң югары дәрәҗәдә үткәрү мөмкинлеген бирә, - диде ул.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: