Барлык яңалыклар
Спорт
11 февраль 2023, 15:15

Скалодром ачыла

Тәнне чыныктыру өчен шәп чара.

bashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Күпчелек ата-аналар Уфада балаларының физик һәм интеллектуаль үсеше өчен урын һәм мөмкинлекләр эзли. Бу мәсьәлә олыларның үзләре өчен дә актуаль, чөнки соңгы вакытта алар сәламәтлекләренә җитди карый башлады.

Аларның күбесе физкультура активлыгының яңа ноктасына, Уфадагы Лесотехникум урамы буенча сәүдә комплексы бинасында урнашкан «Октябрьский» спорт һәм үсеш үзәгенә өстенлек бирә.

Бүген "Октябрьский" спорт үзәгендә «Лидер» каратэ спорт клубы, БР Гамәли ату федерациясе ярдәме белән оештырылган «Гекко» махсус әзерлек үзәге, «Электрон зарница» тактик клубы, роллерлар мәктәбе, шулай ук бию студияләре һәм һөнәрчелек секцияләре эшли.

«Октябрьский» спорт һәм үсеш үзәгендә тормышка ашырыла торган тагын бер мөһим проект — скалодром. «Үрмәкүч-кеше» ролендә һәркем үз сәләтләрен вертикаль диварда йөри ала. Баладан алып пенсионерга кадәр бу спорт төрендә үз көчен сынарга мөмкин.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: