+17 °С
Болытлы
Фигуралы шуу йолдызы Камилә Вәлиева “Знание” җәмгыяте марафонында биргән интервьюсында зур спорт белән хушлашырга җыенмавын әйтте. Моннан тыш, спортчы кыз Олимпия уеннарында алган хисләре турында да сөйләде.
"Олимпия уеннары – һәр спортчы тормышында иң якты хатирәләр. Минем анда ике төрле хис-тойгым көчле булды – искиткеч шатлык һәм тагын да 10 көннән - моңсулык. Арытаба нәрсә? Тагын бер Олимпиада һәм тагын да", - ди Камиләбез елмаеп.