Барлык яңалыклар
Спорт
29 гыйнвар 2023, 17:37

Язмышын үзгәрткән шәхес

Әгълә Кучумов (Әгълә Җәмгытдин улы Кучумов) — спортчы, ветераннар арасында спорт йөрүе буенча 9 тапкыр дөнья чемпионы.

Язмышын үзгәрткән шәхес
Язмышын үзгәрткән шәхес

   Әгълә Кучумов— спортчы, ветераннар арасында спорт йөрүе буенча 9 тапкыр дөнья чемпионы, күп тапкырлар Европа беренчелеге җиңүчесе, 27 тапкыр Русия чемпионы. 2 тапкыр дөнья Кубогы иясе, Халыкара ветераннар уеннары җиңүчесе. Ветеран спортчы гомере буена йөздән артык медаль яулый. Аларның күбесе туган авылында, аның исемен йөрткән музейда саклана. Аның спорт йөреше буенча узган юлын гына санасаң да Экваторны ике тапкыр урап чыгарлык. 75 яшьлек Әгълә Кучумов ветераннар арасында җиңел атлетика буенча 20 нче дөнья чемпионатында дүрт дистанциядә дүрт алтын медаль яулый. Мондый күрсәткечкә беркемнең дә ирешә алганы юк әле.

  Авыр чирләргә дә бирешми ныклы ихтыяр көче аркасында спортта зур уңышларга ирешкән кешеләргә сокланмый мөмкин түгел. Бүгенге язма нәкъ шундый шәхесләрнең берсе хакында. Тумыштан сау – сәламәт кешеләрнең кинәт авырып китүе, инвалидка әверелүе бик авыр сынау. Мондый авырлыкларга түзә алмыйча, бирешүчеләр дә күп очрый. Шул ук вакытта чирен җиңеп, язмышын үзгәрткән көчле рухлы, бөек шәхесләребез дә бар. Шундыйларның берсе Әгълә Җәмгытдин улы Кучумов бүгенге көннәрдә үзенең 85 яшен билгеләде....Елдан – ел көчәя барган, көтелмәгән авыру 1978 елда аны тәмам аяктан ега.Табиблар инвалид таныклыгы тоттыра. Киләчәккә зур максатлар белән яшәгән, күп өметләр баглаган Әгълә Кучумов алдына язмыш көтмәгәндә шулай кара япмасын төшерә. 1938 елның 9 гыйнварында Бакалы районының Катай авылында ишле гаиләдә туып, хозур табигать кочагында тибрәлеп үскән Әгълә Җәмгытдин улы 40 яшьтә инвалид калырмын дип күз алдына да китерми, әлбәттә.Мәктәптә укыган елларында, барлык авыл малайлары кебек үк, физкультура дәресләренә теләп йөри, мәктәп, хәтта район күләмендә үткән спорт ярышларында Әгълә һәрвакыт җиңүләр яулый. Әйтик, җиденче сыйныфта укыган вакытта ул 5 метр озынлыкка сикерә башлый, 15 метр биеклектәге баганага җиңел генә менәргә өйрәнеп китә. Бер Сабантуе бәйрәмендә әтисе көрәшеп җиңә һәм, төп бүләк, тәкә алуга ирешә, ә Әгълә шома баганага менеп әнисенә матур, чигелгән яулык алып төшә. Сабый гына килеш ул чаңгы буенча ярышларда өлкәннәрдән яхшырак күрсәткечләргә ирешеп сокландыра.Әтисе тирә-якка билгеле балта остасы, авылда аның кулы белән күтәрелгән йортлар санап беткесез була. Хаклы ялга чыкканнан соң, 30 ел дәвамында авылның хөрмәтле мулласы була. Әнисе Саймә апа, укытучы, җиде баланы тәрбияләп үстереп аякка бастыручы. Тырыш әти – әни балаларында хезмәткә сөю тәрбиялиләр, ишле гаиләдә барсына да эш җитәрлек була. Әгълә дә яшьтән үк чабата үрергә остарып китә. Тырыш һәм чәмле үсмернең атнасына егермешәр пар чабата үргән чаклары була. Утын һәм печән әзерләүдән дә читтә калып булмый   авылда. Шул арада сыер тиресеннән туп ясап футбол уйнарга, кышын мәйданчык эшләп хоккей уйнарга да вакыт таба ул. Укуын да беркайчан “аксатмый”, яхшы билгеләргә өлгәшә. Соңгы өч елны күрше авыл мәктәбенә җәяүләп йөреп укый. “Шушы 3 ел эчендә меңләгән чакрым юл үтелде, бәлки, шул да спорт йөрешенә башлангыч булып торгандыр”, - дип искә ала Әгълә ага.1956-1958нче елларда Уфада 1нче техник училищеда укыганда яшь егет спортны ташламый. Ул авыр атлетика, җиңел атлетика, классик көрәш, бокс, баскетбол секцияләренә йөреп шөгыльләнергә вакыт таба. Кыскасы, чирләшкә булып түгел, типсә – тимер өзәрлек көчкә ия, сау-сәламәт, баһадир егет булып өлгереп җитә ул. Әгълә беренче елны ук 17 сантиметрга үсеп, гәүдәгә калынаеп китә. Шунлыктан училищены тәмамлар алдыннан аны кинәт сары авыруы аяктан егуын әллә күз тию яки сихер галәмәтеме икән  дип фаразларга гына кала. Бавыры зураеп шешеп, хәлсезлек түшәккә сала аны. Хәер, физик яктан да, рухи яктан да чыныккан егет бу очракта да явыз чиргә бирешергә уйламый. Өч ай дәваланганнан соң, савыгып бетмәгән килеш, диплом проекты язарга кирәк дип, табиблар белән килешеп шифаханәдән чыга. Авыртынуларга карамый, диплом проекты язып аны уңышлы яклый һәм Ишембай нефть эшкәртү заводына эшкә җибәрелә. Яхшы гына эшли башлаганда явыз чир тагын кузгала. Егетне завод дәваханәсенә салып озак вакыт дәвалыйлар, әмма файдасы тими. Табиблар аңа климатны үзгәртергә киңәш итәләр. Әгълә Дүшәнбедә яшәгән Нәсибә апасына хат яза һәм анда юллана. Җылы, коры һава үзенекен итә, егетнең бавыр шеше кими башлый һәм бер ай үтүгә үзен сәламәт тоя. Әгълә үз һөнәре буенча биредә йон – мамык комбинатына эшкә урнаша. Бер үк вакытта читтән торып Таҗикстан дәүләт университетының математика факультетын тәмамлый. Авыртынулар басылып торган арада җайлап кына спорт күнегүләре белән шөгыльләнә башлый. Озын, ябык егет авыр атлетика секциясенә килгәч тренер, “син үзеңне көзгедә күргәнең бармы, табутка салганнар да яхшырак күренә бит” дип, аны алмаска уйлый. Егет сары чире белән авырып алганлыгын, инде савыга баруын сөйләп бирә. Беренче көннәрне көч-хәл белән 30 килограмм күтәргән егет, тиз арада 120 килограмм күтәрә башлый. Спорт мәйданчыгында волейбол, баскетбол, теннис белән шөгыльләнә. Берничә тапкыр шәһәр һәм республика күләмендә үткән ярышларда да катнаша. Спортның төрле төрләрендә үзен сынап карый, нәтиҗәдә спорт йөрешен үз итә. Башта йөгерүчеләр белән бергә шөгыльләнә. Анда бар дөньяга билгеле спортчылар: Олимпия уеннарында катнашкан Мөхәммәт – Садыйк Шакиров һәм Юрий Хмельков белән бергә күнегүләр ясый.1962 елдан спорт йөрешенә игътибарны арттыра. Спорт йөреше буенча биш тапкыр дөнья рекорды иясе, халыкара спорт мастеры Григорий Пеничкин белән танышу моңа этәргеч бирә. 1964 елда ук Әгълә остазының спорт күрсәткечләренә якыная. 1968 елда Таҗикстан беренчелегендә 20 километр йөрүдә СССР спорт мастеры нормативын үтәүгә ирешә.Ләкин үзен әледән-әле сиздереп торган авыру Әгълә Җәмгытдин улына тулы тормыш белән яшәү мөмкинлеген бирми. Ул гына да түгел, 1978 елда ир узаманын тәмам аяктан ега...... Катлаулы операциядән соң, Әгълә Кучумов елның алты аен дәваханә түшәгендә үткәрә. Тагын да алты айдан соң аңа инвалидлык турында таныклык тоттыралар...Мондый очракта күпчелек кешеләр, гадәттә, язмышка буйсынып, үткәннәр белән генә яши башлый. Әледән-әле төшенкелеккә бирелә. Вакытыннан алда гомеренә йомгак ясый. Шушы рәвешле янәшәсендәгеләрне дә зур борчуга, уйларга сала.Янәшәсендәгеләрне дигәч, тормышының бу ягына да тукталып үтәргә кирәктер. 1962 елда Нәсибә апасы аны үзенең дус кызы Венера белән таныштыра. Кыз безнең якташыбыз, Благовар районы кызы булып чыга. Дәрәҗәле эштә, Таҗикстан Комсомол Үзәк комитетының бүлек мөдире була. Өч ел дуслашып йөргәннән соң, яшьләр кавышалар. Тиздән кызлары Әлфия дөньяга килә. Соңрак кече кызлары Ләйлә дөньяга аваз сала. Аз гына читкә тайпылдык, бугай, авырып дәваханәдә яткан мәленә әйләнеп кайтыйк әле.Ел дәвамында түшәктә яткан вакытында, арытаба бер елга якын тора алмый интеккән чакларында Әгълә Җәмгытдин улының башыннан да төрле начар уйлар бер тапкыр гына үтмәгәндер. Әмма спортчы йөрәгендәге шулкадәр көчле яшәү теләге, сәламәт тормышка омтылыш, авыртулар никадәр генә көчле булмасын, аңа караңгы уйларны җиңеп чыгарга ярдәм итә. Күрәсең, Әгълә Җәмгытдин улында сәламәт тормышка кайту теләге шулкадәр көчле булган – ике елдан соң ул акрынлап аякка баса. Ул гына түгел, яшьлек хыялы булган зур спортка кайтып, дөнья чемпионы дәрәҗәсенә ирешә. Һәм, әлбәттә, тәү чиратта, үзенең көчле рух ныклыгы, яшәүгә омтылышы, үҗәт холкы ярдәмендә....Табибларның катгый тыюына карамастан, Әгълә Кучумов янә спорт белән шөгыльләнә башлый. Баштагы мәлдә 15 минутлык күнегүләрнең атналар буена сузылган түшәк режимы белән тәмамлануы да әлеге шөгыленнән туктата алмый аны. Киресенчә, әлеге авыртынулар аны сәламәт тормышка, физик һәм рухи ныклыкка ныграк чәмләндерә. Һәм ни могҗиза: егерме елга сузылган каты авыру Әгълә Кучумовның рух ныклыгы, яшәү көче алдында тез чүгә! Дистә еллар дәвамында спортчының физик әзерлеге дә күзгә күренеп арта. 1992 елда инде ул җиңел атлетика буенча Башкортстан чемпионатында призлы урын алуга ирешә. 1993 елда ветеран спортчыларның Чиләбе шәһәрендә үткәрелгән Русия чемпионатында көмеш баскычка күтәрелә. Ике айдан соң, җиңел атлетика буенча Минск шәһәрендә үткәрелгән Халыкара ярышларда катнашып, беренче урынны яулый. Шул ук елны Чехиядә уздырылган Европа чемпионатында спортча атлау буенча бронза баскычка күтәрелә. Япониядә үткәрелгән дөнья чемпионатында алтын һәм бронза медаль яулый. Шуннан соң ел саен дөнья, Европа һәм халыкара ярышлардан җиңүсез кайтмый. 1997 елда 59 яшендә 5 километр дистанцияне 20 минут 22 секундта узып рекорд куя. Бу күрсәткечне яшь спортчыларның да уза алганы юк әле.Әгълә Кучумовны спорт өлкәсендә генә беләләрдер дигән ялгыш фикер калырга мөмкин. Хөрмәтле ветераныбыз, үзен спортның төрле юнәлешләрендә сынап караган кебек хезмәт юлында да төрле тармакларда уңышлы эшли. Таҗикстаннан кайтуның беренче елларында туган мәктәбендә математика укыта. Уфага күченгәч, 22 елдан артык Башкорт дәүләт университетында хезмәт сала. Гади лаборанттан уку-укыту бүлеге мөдире дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә, 25 фәнни хезмәт бастырып чыгара. Республика статистика идарәсендә өлкән экономист булып хезмәт сала. Әгълә Кучумов 1992-1999 елларда Уфаның Пионерлар сараен җитәкли. 90нчы еллар башында таралып бетә язган балалар иҗат үзәгенә җан өрә. Төрле түгәрәкләрдә 18 меңгә якын бала шөгыльләнә. Чемпион спортчы спорт секцияләрен тергезүгә дә зур өлешен кертә. Ул елларда 30 секциядә 1200 бала спорт чыныгуы ала, зур спорт юлына баса. Язмышын үзгәртеп яңадан кора алган көчле рухлы шәхес бүген 85 яшендә дә җәмәгать эшендә актив катнаша. Хөрмәтле аксакалыбызны олуг тормыш бәйрәме белән тәбрик итәбез һәм алдагы көндә дә, һәрвакыттагыча, рух ныклыгы һәм тазалык теләп калабыз.

Фото:bakalzori.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: