Барлык яңалыклар
Спорт
27 гыйнвар 2023, 05:22

“Авыл тренеры” программасы киңәя

Физкультура укытучылары да бу программада катнаша алачак.

“Авыл тренеры” программасы киңәя
“Авыл тренеры” программасы киңәя

Башкортстанда “Авыл тренеры” программасы кысаларында бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләрен тәэмин итү нормалары турындагы карарга берничә үзгәреш кертелде. Үзгәрешләр башлыча "тренер" сүзләрен "тренер-укытучы" белән алыштыруга кагыла. Димәк, тренер гына түгел, мәгариф учреждениесендә эшләүче педагогик эшче дә түләү алырга хокуклы.

2023 елда Башкортстан авыл тренерларына түләүләр 1 миллион сум тәшкил итәчәк. Республика хөкүмәте тарафыннан муниципалитетларны региональ бюджеттан финанслау тәртибенә тиешле үзгәрешләр кертелде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу турыда физик культура һәм спорт буенча республика советы утырышында тагын бер кат искә төшерде.

 Авыл җирлекләрендә эшләүче тренер-укытучыларга региональ бюджеттан бер тапкыр компенсация түләүләрен бирү өчен республиканың шәһәрләреннән һәм районнарыннан гаризалар кабул ителә башлады.

Әлеге программа “Демография” милли проектын тормышка ашыруга булышлык итәчәк.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: