Барлык яңалыклар
Спорт
22 гыйнвар 2023, 10:59

Батыр истәлегенә турнир үтте

   Күптән түгел Әбҗәлил районының Аскар авылында хәрби көрәш буенча “Комбат” ачык республика турниры узды. Ул Русия герое Тамерлан Илһамовның истәлегенә багышлап үткәрелде.

   Турнирда Уфадан “Самурай”, “Рубеж” спорт клублары, Сибайдан “Шоңкар”, Хәйбулладан “Дала амурлары” һ.б. командалардан 120 бала катнашты.

   Турнирны оештыручылар әйтүенчә, мондый әһәмиятле спорт чарасы ел саен үткәреләчәк, турнирлар спортчыларга тәҗрибә тупларга, яшь буында илсөярлелек рухын тәрбияләргә ярдәм итә.

   -Тамерлан Илһамов та шушы бинада шөгыльләнде. Ярышлар да батырның кыю карашы астында үтә, ул сезнең чыгышларны күзәтә һәм бәяли,- диде үз чыгышында Әбҗәлил районы хакимияте башлыгы Илдар Нафиков.

Фото: bashgazet.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: