Барлык яңалыклар
Спорт
20 гыйнвар 2023, 12:25

Иң көчлеләр көрәшә

Уфада Русия чемпионаты үтәчәк.

Иң көчлеләр көрәшә
Иң көчлеләр көрәшә

Иң яхшы көрәшчеләр Башкортстан башкаласында чыгыш ясаячак. Уфа грек-рим көрәше буенча Русия чемпионатын кабул итәчәк.

Иң көчле спортчылар барысы да диярлек чемпионнар исеме өчен көрәшәчәк. Өч көн дәвамында 7-9 февральдә медальләр 10 авырлык категориясендә уйнатылачак. Башкортстан Республикасы җыелма командасы спортчылары иң югары урыннар өчен көрәшәчәк.

Хәзер җыелманың баш тренеры Рамил Рабис улы Сираев һәм Русиянең атказанган тренерлары Борис Андреевич Понятов һәм Валерий Петрович Коробов җитәкчелегендә әзерлекнең соңгы этабы бара.

Русия чемпионатында БР җыелма командасының 12 спортчысы чыгыш ясаячак. Грек-рим көрәше буенча Русия чемпионаты Уфада Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә 7 февральдән 9 февральгә кадәр барачак.

Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана. Керү - ирекле.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: